3 мең сум штраф

2017 елның 31 марты, җомга

Яшел Үзән муниципаль район башкарма комитетның вазифадагы заты эшмәкәрлек субъектларына муниципаль хезмәтләр күрсәткәндә закон бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган.

Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе А.Кучаев сүзләренә караганда, җирле үзидарә органы мөрәҗәгать итүчегә дәүләт хезмәтен билгеләнгән срокны бозып күрсәткән. Бу эшне прокуратура судка җибәргән. 

Яшел Үзән суды район башкарма комитет җитәкчесе урынбасарын гаепле дип танып, аңа 3 мең сум штраф салган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International