27 мартта РФ милли гвардия гаскәрләренең федераль хезмәте оешу көне уңаеннан югары оператив-хезмәт эшчәнлеге өчен Яшел Үзән районы ведомстводан тыш сак хезмәте бүлеге начальнигы Гомәр Габбаз улы Миңнуллин РФ милли гвардия гаскәрләренең Идел буе округы Командующие А. Порядин грамотасы белән бүләкләнде.
Җирле үзидарә органнарында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, актив җәмәгать эшчәнлеге һәм ветераннар хәрәкәтен үстерүгә өлеш кертүе өчен Яшел Үзән районы ветераннар советының җаваплы сәркатибе Гөлсем Хәлил кызы Борһановага ТР Президентының Рәхмәте белдерелде.