Сәнгать дөньясында кайнап яшәүчеләр язга кергәч аерым бер дулкынлану хисе белән яна башлый. Чөнки язлар белән яраткан фестивалебез «Йолдызлык»та килә. Быел «Созвездие-Йолдызлык» республика телевизион эстрада сәнгате фестивале 17нче тапкыр уза. Яшел Үзәннең Горький исемендәге мәдәни үзәгендә ике көн барган зона турында 200дән артык коллектив, меңләгән бала катнашты.
ТР Президенты карамагында һәм инде икенче ел ЮНЕСКО канаты астында узучы фестиваль ел дәвамында үткәрелүче бәйгеләр арасында иң дәрәҗәлесе. Шуңа да сәнгать коллективы җитәкчеләре, балалар һәм әти-әниләр конкурска җитди карап, әзерлекне ел башыннан ук башлый. Телевидение белгечләре, музыкантлар, хореографлар һәм халык артистларыннан торган таләпчән жюри алдында чыгыш ясау үзе бер батырлык һәм, әлбәттә, җитди әзерлек сорый. Бу сәхнәгә чыкканчы күпме тир түккәнне коллектив җитәкчеләре һәм балалар үзләре генә белә. Ә тырышканнары бушка китмәгәнлеге ачык күренде. Гомумән, безнең Яшел Үзән талантлары үзенчәлекле чыгышлары, искиткеч номерлары белән һәрвакыттагыча аерылып торды. Аннан сайлап алу туры бер безнең районда гына ике көн дәвамында уза икән. Фестивальнең иң якты йолдызчыклары гала-концертка җыелды.
Сәләтле балалар бәйрәме бернинди афишага да, рекламага да мохтаҗ түгел. Гала-концертка билетлар бер сулышта сатылып бетә, залда алма төшәрлек тә урын калмый. Чөнки бу концерт эстрададагы иң якты йолдызлар чыгышына караганда күпкә якын, күпкә кадерле. Яратып, назлап кына үстергән сабыеңның шушындый зур сәхнәдә, дәрәҗәле жюри алдында җырлап-биеп йөрүен күргәч тә күзгә яшь килә, йөрәк тагын да ешрак тибә, балаң өчен горурлану хисе ташып чыга башлый.
– Яшел Үзән – данлыклы шәһәр. Бер Динә Гарипова фамилиясен атау да җитә. Һәм без сезнең талантларыгыз белән горурланабыз, шуңа да ел да сөенеп киләбез, – дип бәйрәмне башлап җибәрде фестивальнең жюри рәисе, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина.