Яшел Үзәндә яшәүчеләр игътибарына

2017 елның 3 апреле, дүшәмбе

2017 елның 12 апрелендә  10 сәгатьтә Горький исемендәге мәдәни үзәктә “Грамоталы кулланучы мәктәбе” проекты кысаларында укулар була. Өйрәтү семинарында проектның региональ  координаторы Дмитрий Романов, компетентлы дүрт  эксперт һәм профиль министрлыклары, ведомстволар вәкилләре катнаша. Бу команда торак хокуклары, идарәче компанияләр белән мөнәсәбәтләрне урнаштыру, ОДНны киметү, торак-коммуналь хезмәтләр өчен  квитанцияләрне  өйрәнү, ишегалдын төзекләндерү, күршеләр белән бәхәс туганда аларны хәл итү һәм башка шуңа охшаш мәсьәләләр турында сөйләячәк-аңлатачак.

Грамоталы файдаланучы мәктәбе  киң аудиториягә исәпләнгән. Укуларга 4-22-52, 89372894865 телефоннары аша язылырга була.

Грамоталы  кулланучы мәктәбе торак өлкәсендәге грамотасызлыкны юкка чыгарачак!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International