Янгынга каршы режим кертелә

2017 елның 12 апреле, чәршәмбе

Язгы-җәйге чорда янгын чыгу куркынычы булганга күрә  Яшел Үзән муниципаль районы территориясендә  25 апрельдән 15 майга кадәр янгынга каршы аерым режим кертелә. Бу уңайдан Яшел Үзән башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Сәхибуллинның Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 212нче карарына нигезләнгән 947нче карары чыгарылды.

Аерым режим кертелгән бу чорда контроль дә көчәя. Әйтик, яшәүчеләргә кипкән үлән-яфракларны һәм чүп-чар яндыру тыела. Шулай ук бакча участокларында, урманнарда, учреждениеләр территорияләрендә урман яннарында ачык утта  пешерүләр, пиротехник әйберләр куллану,  әйберләр яндыру рөхсәт ителми.

30 апрельдән 15 майга кадәр урман парк зоналарда һәм кешеләр күпләп ял итә торган урыннарда  патруль торулар оештырыла. Гражданнар арасында профилактик чаралар, агитация уздыру күздә тотыла. Шулар белән бергә район территориясен, ишегалларын, урамнарны, урман яннарын чүп-чардан чистарту, санкцияләнмәгән чүплекләрне юкка чыгару буенча эшләр алып барылачак. Авыл хуҗалыгы җирләрендә кипкән үләнне, чүп-чарны яндыруларны тыю буенча да эшләр алып барыла. Һәр чара буенча җаваплы кешеләр билгеләнгән. Бакчачылык җәмгыятьләрендә, сәламәтләндерү лагерьларында янгынга каршы  каршы торыш җитди  контрольгә алына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International