13-1 йорты төзелеше төгәлләнгән, йомгаклау нәтиҗәсе алынган.
12 апрельдә Казанның Осиново бистәсендәге "Салават Күпере" торак комплексының беренче йортына күченә башлаячаклар. Бу хакта "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гыймаев җиткерде.
"Безнең беренче карлыгач – төзелеше төгәлләнгән 13-1 нче йорт ул. 7 апрельдә таләпләргә җавап бирү турында йомгаклау нәтиҗәсе алынды. 12 апрельдә файдалануга тапшырылу турында акт алу көтелә. Бу көнне үк социаль ипотека хуҗалары, фатир ачкычларын алып, күченә башлаячак», – дип белдерде Гыймаев.