Районда бердәмлеге белән аерылып торган һәм үз тырышлыгы белән көн күрүче «Күгәй» хуҗалыгы язгы кыр эшләренә 100 процент әзер. Шушы көннәрдә 77 тонна ашлама кайтарылган, 3 тонна кукуруз орлыгы сатып аласылары бар.
– Яз елдагыча әйбәт килә, көннәрнең утырып китүен көтәбез. Алда зур эшләр – 350 г мәйданда язгы бодай, 250 г – арпа, 150 г – кукуруз, 150 г – берьеллык үлән чәчү тора. Көзге культуралар уртача тишелеп килә. 444 г мәйданда күпьеллык үлән үсә. Җирне яңарту максатыннан 70 гектарда люцерна чәчәргә җыенабыз, – дип сөйли хуҗалык агрономы Шәүкәт Гыйләҗев.
Хуҗалыкның өч «Нива», ике «ДОН» комбайны бар. «Бу «Нива»да үзем дә комбайнчы ярдәмчесе булып эшләп йөргән идем әле. Күреп торасыз, техника бүген дә сафта», – дип шаяртты хуҗалык җитәкчесе Ирек Хәйруллин. Әйе, авыл хуҗалыгында техниканың төзек булуы мул уңыш җыеп алуда төп факторларның берсе.