Өлешле төзелештә катнашучының милек хокукы Чаллыда урнашкан күчемсез милек объектына теркәлгән. Бу Раскольников урамындагы яңа төзелештәге 9 фатир.
Татарстан Росреестрында быел беренче Иҗтимагый совет утырышы узды.
Татарстан Республикасында беренче тапкыр «Дәүләт ачкычы» кулланып төзелештә өлешле катнашу шартнамәсен рәсмиләштерделәр. Сатып алучы Башкортстанда булган, әмма бу аңа барлык кирәкле документларны дистанцион рәвештә теркәргә комачауламаган.
Татарстан Росреестрында күпфатирлы торак йортларны һәм башка күчемсез милек объектларын өлешләп төзү мәсьәләләре буенча төзүчеләр белән түгәрәк өстәл узды. Әлеге тема буенча фикер алышу өчен Татарстанның 16 төзелеш компаниясе вәкилләре килде.
Татарстан Росреестры күчемсез милекне электрон теркәү мәсьәләләре буенча кредит берләшмәсе вәкилләре белән очрашу оештырды. Киңәшмәдә 14 банк вәкилләре катнашты. Ә Росреестр экспертлары күчемсез милекне рәсмиләштерү процессын тулысынча цифрлаштыруга ярдәм итүче сервислар турында сөйләде.
Бу күрсәткеч узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 8% ка арткан. Алар арасында кадастр исәбенә бирелгән гаризалар саны 50% ка арткан, ведомствога 15 меңгә якын шундый мөрәҗәгать килгән.
Самара өлкәсе чигеннән соң Татарстан Республикасының Ульяновск өлкәсе белән чикләрен бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына керттеләр. Чик нигездә авыл хуҗалыгы җирләре һәм урман массивлары территориясе буенча уза. Татарстан белән Ульяновск арасындагы чикнең гомуми озынлыгы 380,9 километр тәшкил итә.
Татарстанда элек исәпкә алынган күчемсез милек объектларының хокук ияләрен ачыклау эше дәвам итә. 2021 елның 29 июненнән үз көченә кергән 518-ФЗ номерлы Законны гамәлгә ашырганда төп роль җирле үзидарә органнарына йөкләнгән.
Татарстанлылар үз сорауларын 8 (843) 255-25-71 телефоны буенча бирә алачак.
Бу хакта быел Татарстан Росреестры мәйданчыгында узган кадастр инженерлары өчен беренче семинар вакытында билгеле булды. Укыту чарасын «Идел буе кадастр инженерлары ассоциациясе» СРО Татарстан Росреестры һәм ТР буенча роскадастр филиалы ярдәме һәм катнашуы белән үткәрде.