ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

  Күп балалы аналар пенсиягә вакытыннан алда, ягъни пенсия яшенә җиткәнче чыгарга мөмкин. Әлеге контекстта сүз биш һәм аннан да күбрәк баласы булган хатын-кызлар турында бара. Алар 50 яшендә пенсиягә чыгарга хокуклы. Шул ук вакытта дүрт һәм өч баласы булган  әниләр  пенсиягә 56 һәм 57 яшьтә чыга ала. Бүген Татарстанда 17 меңгә якын хатын-кыз иминият пенсиясен вакытыннан алда ала.


19
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

2023 елның 22 апрелендә Россиянең барлык төбәкләрендә торак пунктларда һәм шәһәр яны территорияләрендә экологик хәлне яхшырту максатыннан өмәләр узачак.

2023 елның 1 сентябре - бу зур хәйрия акциясе инде 10нчы тапкыр узачак! "Чәчәкләр урынына балалар" бөтен Россиядән укытучыларны, укучыларны һәм аларның ата-аналарын берләштерә.  2022 елда Алеша фонды белән бергә хәйрия акциясендә Россиянең 593 шәһәреннән һәм авылыннан 1300 мәктәп катнашты. Дамир Сергеевтан тыш без тагын 5 балага ярдәм итә алдык!

Татарстан Росреестры мәгълүматлары буенча, барлык төр килешүләр һәм күчемсез милек объектлары буенча уңай тенденция күзәтелә.


18
апрель, 2023 ел
сишәмбе

Татарстанда балалар сәламәтләндерү учреждениеләре базасында глэмпинг һәм кемпинг форматында палаткалы лагерьлар барлыкка киләчәк. Бу җәйдә проектны Зеленодольск районының «Пионер» лагеренда эшләтеп җибәрәчәкләр. Моннан тыш, яшьләр министрлыгында «Мирас» та глэмпинг этномәдәни тематикада ял итү, ә «Хыял» да балалар өчен экологик - туристик ял оештыру планлаштырыла.

Сатуларны оештыручы булып «Россия аукцион йорты»АҖ чыгыш ясый. Заводны шәхси инвестор сатып алганлыгы билгеле.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлеге Зеленодольск, Югары Ослан, Кама Тамагы, Кайбыч районнарында Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе эшчәнлеге турында мәгълүматларның ачыклыгын һәм уңайлылыгын арттыру максатында 2023 елның 19 апрелендә эшкуарлар берләшмәсе арасында компетенция чикләрендә 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшкуарларга, кече һәм урта бизнес вәкилләренә үз компетенциясе чикләрендә, бушлай консультация ярдәме үткәрүне оештыра.

Һөнәри керемгә салым-2019 елдан бирле кулланыла торган яңа махсус салым режимы. Бу режим 10 ел дәвамында гамәлдә булачак. Әлегә ул Россиянең 23 төбәгендә кертелә.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 26.12.2003 ел, 1969-р номерлы боерыгы нигезендә ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» 20 еллык юбилей конкурсы старт алды, ул «Россиянең иң яхшы 100 товары» программасының Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы булып тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International