Яшьләр үзәге Сәләт-Ак Барс Уңайлы, ел әйләнәсе база Кара диңгез ярында, Форос бистәсендә (Кырым Республикасы) урнашкан. Интеллектуаль һәм иҗади сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән Яшьләр үзәге базасында уза торган җәйге профильле сменалар Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән үткәрелә. Оештыручылар арасында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, «Сәләт-Ак Барс» МЦ ДАУ, «Сәләт» яшьләр үзәге бар.
Россия социаль фонды хезмәт урынында килеп туган бәхетсезлек очракларында зыян күргән татарстанлыларны кыймәтле протезлар белән тәэмин итү юнәлешендә эзлекле эш алып бара. 29 һәм 31 мартта Әлмәттән Валерий белән Әгерҗедә яшәүче Айсафка гомуми бәясе 5 миллион сумнан артык микропроцессор белән идарә итә торган югары технологияле протезлар бирелде.
Анда 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия гражданнары катнаша ала. Җиңүче үз проектын тормышка ашыру өчен 1 млн сумга кадәр акча алачак.
“КСМ" компаниясе «Безнең ишегалды» республика программасы буенча ишегалды территорияләрен төзекләндерү һәм юллар төзү белән шөгыльләнә.
1 нче апрельдән 31 нче майга кадәр һәр чәршәмбе һәм шимбә предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр җитәкчеләре, ТОС, СНТ һәм гараж кооперативлары рәисләре шәһәр участокларында санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерү буенча эшләр башкарачак, ә идарәче компанияләр йорт яны территорияләрен җыештыруны оештырачак.
2 нче апрель төнендә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.
Кичә КФУ "Уникс" КСКда КВН командаларының еллык фестивале узды. Анда Татарстанның барлык почмакларыннан күп кенә командалар катнашты. Шул исәптән, Яшел Үзәннән ике команда: "Ак Барс" суднолар төзү корпорациясе җыелмасы һәм "Мортал Комбат" механика көллияте командасы.
1 нче апрель көнне көндез Зеленодольск районы территориясендә урыны белән 15-17 м/с тизлегендә көчле көньяк, көньяк-көнбатыш җиле көтелә.
Бүген Казан Кремлендә 350 километр озынлыгындагы «Идел сукмагы» җәяүлеләр маршруты проектының презентациясе булды, анда Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев та катнашты.
31 нчы март төнендә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 м/с кадәр көчле көньяк-көнчыгыш җиле көтелә.