ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2017 ел
шимбә

Районда бердәмлеге белән аерылып торган һәм үз тырышлыгы белән көн күрүче «Күгәй» хуҗалыгы язгы кыр эшләренә 100 процент әзер. Шушы көннәрдә 77 тонна ашлама кайтарылган, 3 тонна кукуруз орлыгы сатып аласылары бар.

2017 елның 26 апрелендә  Федераль антимонополия хезмәтенең Татарстан  идарәсе җитәкчесе урынбасары  Гүзәл Шәфигуллина  Яшел Үзәндә халыкны кабул итә.

Бездә  ике төп проблема – юллар һәм… юллар. Алар йә юк, яки булганы да «ташка үлчим» хәлендә. Агымдагы елда Яшел Үзән муниципаль районында бу яктан кайсыбер участокларга бәхет елмаер кебек. Ник дигәндә, юл эшләренә күпмедер күләмдә (147 миллион сум) акча бүлеп бирелгән һәм ул өч программа нигезендә тормышка ашырылачак.

Ниһаять, кышкы йокыга талган табигать уяна. Тынып калган кыр-басуларда техника гөрелтесе ишетелә дә башлады инде. Язгы чәчүгә санаулы көннәр генә калып бара. Район аграрийларының иң җаваплы эшкә әзерлеген узган атнада район башлыгы Александр Тыгин да белешеп кайтты. Быел район буенча чәчүлек җирләре 40208 гектар тәшкил итә.

Медицина учреждениеләренә 200дән артык табиб таләп ителә.

2017 елның 19 апрелендә ГХАТ бүлеге хезмәтләрен электрон  рәвештә күрсәтү максатыннан популярлаштыру максатыннан, Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге вәкиле һәм Яшел Үзән пенсия фонды идарәсе Яшел Үзән перинаталь үзәгендә клиентлар белән очрашу үткәрделәр.


21
апрель, 2017 ел
җомга

2017 елның 18 апрелендә "Язгы шәфкатьлелек атналыгы" кысаларында Татарстан Республикасы Яшел Үзән районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре, Яшел Үзән тарихи-мәдәни мирас музеенда буллдылар.


20
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Колхоз базарында «Язгы мәрхәмәтлелек атнасы – мәрхәмәтле  эшләр  эстафетасы» акциясе кысаларында «Ветераннар янәшәдә яши»  акциясе үтте.

Октябрьский авыл җирлегендә «Язгы мәрхәмәтле  атна -  #Мәрхәмәтле Татарстан» акциясе кысаларында «Ветераннар янәшәдә яши» акциясе үтте.


12
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Административ-техник инспекциянең (АТИ) бурычы штраф билгеләү түгел, ә районыбыз территориясендә яшәүчеләрнең мәнфәгатьләренә хезмәт итү, төзекләндерү, матурлау кагыйдәләрен бозу белән бәйле мәсьәләләрне чишү, аларны булдырмау өстендә эшләү һәм башбаштаклыкка юл куймау.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International