Узган атнада шәһәрдә мониторинг барышында Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре стоматология кабинеты урнашкан бинадан 7 метр ераклыкта гына шешәләргә агып бирелә торган сыра сатылуын ачыклый.
Яшел Үзән судында 23 һәм 38 яшьлек ике ирнең җинаять эшен караганнар.
«А.М.Горький исемендәге завод»та җитештерелгән «Татарстан», «Дагыстан» «Град Свияжск», «Великий Устюг» һәм башка корабльләр Әстерхандагы базаларыннан китеп, диңгез полигонына учениегә чыкты.
Бөтенроссия Физкультурачылар көне уңаеннан полиция хезмәткәрләре һәм “Форпост” яшьләр оешмасы “Гнездышко” балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында булды.
Тимер юл янындагы переезд яшел үзәнлеләргә зур уңайсызлыклар тудыра иде.
Бәйрәмне балалар ачса, нинди күңелле.
Хәрби-Диңгез флоты көнендә «Дельфин» яхт-клубында шөгыльләнүчеләр үзләренең беренче юбилейларын — клубның бишьеллыгын билгеләп үтте һәм бу икеләтә бәйрәм булды.
Кавын.
-Үлән исе килеп торган кавын өлгермәгән була. Җылыда, көн үзәгендә аның исе ныграк сизелә.
-Суккалаганда тонык тавыш чыкса, кавын өлгергән.
-Сабак очы тулысынча кипкән булырга тиеш.
-Кавынның тышы йомшак булу бозыклыгын искәртә.
Һава шартларының коры булуы сәбәпле, коры үлән, сүндерелми калдырылган тәмәке төпчеге яки шырпыдан гөлт итеп ут кабынырга гына тора.
Шәһәр көненә шәһәр күле тирәсе үзгәрергә тиеш. Биредә хәрби морякларга һәйкәл пәйда булачак.
Һәр дүртенче татарстанлының тормышы авыл белән бәйле.
Авылдан башка яшәешебезне күз алдына китерү мөмкин түгел. Республикабыз авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү буенча илдә тотрыклы рәвештә лидерлар рәтендә. Татарстан тулысы белән үз-үзен югары сыйфатлы төп продукцияләр белән тәэмин итә.