Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Информацион белдерүләр
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Район хакында
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Олы Карагуҗа авыл җирлеге
Оешу тарихы
Оешу тарихы
Олы Карагуҗа авыл җирлеге көньяк-көнбатыштан - Бишнә авыл җирлеге, көньяк-көнбатыштан - Олы Яке авыл җирлеге, төньяктан Мари Эл Республикасы, ә көнчыгыштан Биектау районы белән чикләнгән.
Төп халык - татарлар.
Авыл җирлеге территориясендә известь ятмалары бар. Ашлама, вак таш, төзелеш ташы чыгару өчен карьер ачылган.Көньякта ком ятмалары бар, ул исә төзелеш өчен кулланыла.
Авыл җирлегенең барлык ягын чокырлар уратып алган, анда урман массивы үсә. Авыл җирлегендә Петьялка елгасы ага, аңа бик күп чишмәләр кушыла. Бу чишмәләрне җыю, мелиорация өчен ясалма дамба төзелгән.
Авыл җирлегендә өч мәчет бар һәм анда авыллар халкы рухи ихтыяҗын канәгатьләндерә. Бөек Ватан сугышында ятып калганнар истәлегенә Олы Карагуҗа һәм Олы Күлбаш авылларында ике обелиск куелган.
Авыл җирлегендә “Карагуҗа” ширкәте эшләп килә, юнәлеше – яшелчә һәм терлекчелек. “Карагуҗа” ширкәте җитештергән төп продукция – кәбестә һәм аш чөгендере. Биредә шулай ук теплицаларда яшелчә үстерәләр, орлыкларын әзерлиләр.
Авыл җирлеге территориясеннән автотрасса уза, Күлбаш-Казан, Бишнә-Казан маршрутлары буенча автобуслар йөри.
Авыл халкы арасында намуслы хезмәте өчен дәүләт бүләкләренә лаек булучылар күп. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән - Гыйззәтуллина Зөлхәбирә Габдулла кызы, Сафиуллина Роза Йосыф кызы, Почет Билгесе ордены белән - Гыйззәтуллина Зөлхәбирә Габдулла кызы, Вәлиуллин Әдһәм Вәлиулла улы, Әхмәтшин Хабил Әхмәт улы, Ваһапов Габделхәй Гаффар улы, 3 дәрәҗә Хезмәт Даны ордены белән - Хәкимуллин Альберт Мәкъсүт улы, фидакяр хезмәт өчен медале белән - Имамова Наилә Мөхәммәтҗан кызы, намуслы хезмәте өчен медале белән Гыйззәтуллина Зөлхәбирә Габдулла кызы бүләкләнгән.
Олы Карагуҗа авылы мәктәбендә илебезнең танылган шәхесләре белем алган. Болар – КФУ профессоры, филология фәннәре докторы Йосыпов Фәрит Йосыф улы, фәлсәфә фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясенең тарих институты директоры Солтанов Фәрит Мирза улы, Казан авыл хуҗалыгы академиясе укытучысы, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Галәветдинов Равил Галәветдин улы, Казан киностудиясе директоры, кинорежиссер Фәхретдинов Харис Фәсхи улы. Биредә танылган татар язучысы Азат Вергазов яшәгән. “Мичурин” күмәк хуҗалыгында ТР Атказанган агрономы Дәүләтшин Марс Якуп улы эшләде. Авыл мәктәбендә РФ атказанган укытучысы Сафин Хәлим Сафа улы укытты. Биредә ТР Атказанган мәдәният хезмәткәре Җиһаншина Дания Гани кызы, рус шашакасы буенча Россия спорт остасы, ТР югары категорияле укытучысы Хәкимуллин Илдар Хәбибрахман улы туды һәм яши.
Соңгы яңарту: 2013 елның 12 октябре, 15:41
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз