Олы Яке фаҗигасеннән сабак алырлык

2018 елның 4 июле, чәршәмбе

Соңгы елларда табигать әллә нишләде. Үпкәләгән диярсең, әледән-әле көчле җилләре, давыллары, яшенле яңгырлары белән куркытып тора. Узган атнада урыны белән генә явып узган яңгырның да зыяны кайбер хуҗалыклар өчен әйтеп бетергесез зур булды.

Олы Яке авылында булган фаҗига бөтен республика халкын тетрәндерде. Электр баганасына яшен сугып, чыбыклары өзелә. Нәкъ шушы вакытта, авыл көтүе кайтып килә торган була. Хуҗалык­ларына дип ашыккан
4 сыер һәм 9 сарык әлеге чыбыкларга орынып, урында ук үлә. Бу хәлгә юлыккан маллар саны күбрәк тә булыр иде, көтү кайта тоган Чурбаш урамында яшәүче Рәфис Заһидуллин абыйсы Рүзәм белән бу хәлне күреп, арттарак калган көтүне икенче якка борып җибәрә. Аларның тизарада хәлне аңлап, эш итүләре нәтиҗәсендә башкаларына зыян килми кала.

Дәвамы газетаның чәршәмбе санында (№47).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International