Яшел Үзән районы командасы шашка буенча Татарстан Республикасы чемпионатында берсүзсез җиңү яулады

2020 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

Ел саен «Сәламәтлек» авыл Спартакиадасы программасы буенча шашка буенча Татарстан Республикасы чемпионаты Татарстанның барлык районнарыннан командалар җыя.

Әмма бу беренчелекнең лидерларын җиңеп чыгу әлегә беркемгә дә насыйп булмый. Яшел Үзән командасы дүртенче ел чемпионнар исемен саклап тора, үзенең алтын медальләр белән яңадан осталыгын раслый.

Команда составына район спорт мәктәпләрен тәмамлаучылар Светлана һәм Алексей Дуборовиннар, Вадим Герасимов, Михаил Пегасов керә. Команда җитәкчесе - Азат Фәритович Нигъмәтуллин.

Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International