Осиново укучылары "көмеш"ле

2020 елның 3 ноябре, сишәмбе

Бүген, илебездә аналогы булмаган Татарстан Республикасы Мәктәп Волейбол лигасының финал уеннары узды. Ярышларда 15000 дән артык бала катнашты. Башта үз районнарында иң көчлеләрне билгеләделәр, ә иң яхшыларын Казанда медаль өчен көрәште.

Иң көчлеләр арасында Осиново бистәсе Карпов исемендәге лицейның, физкультура укытучысы Әлфия Мноярова җитәкчелегендә үсмерләр җыелма командасы да бар иде.

Егетләр финалга гына узып калмыйча, йомгаклау көрәшендә дә үзләрен лаеклы күрсәттеләр. Нәтиҗәдә - республиканың барлык командалары арасында лаеклы 2 урынны яуладылар.

Уен Казанда "Санкт-Петербург" волейбол үзәгендә узды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу залда иң җитди һәм масштаблы чаралар - Россия һәм дөнья чемпионатлары үткәрелә! Егетләребез белән горурланабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International