Бүген иртән Васильевода Яшел Үзән районы ЮХИДИ хезмәткәрләре "Көзге каникуллар" профилактик чаралары кысаларында рейд уздырды.
Юл-патруль хезмәте экипажларының берничәсе бистә буйлап урнашкан, мәктәпкәчә һәм социаль учреждениеләр янында булды. Төп максаты - балаларны йөрткәндә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны булдырмау.
Васильеволыларга карата бер сәгать эчендә барлыгы 8 беркетмә төзелгән:
Көннәр тиз кыскара, яктылык бик аз, шуңа да Яшел Үзән районы ЮХИДИ бүлеге уңайсыз һава шартлары белән бәйле юл вакыйгалары булмасын өчен, һәр кешегә дә игътибарлы, сак булырга һәм яктылыкны кире кайтара торган элементларны кулланырга чакыра.
Исегезгә төшерәбез, “Көзге каникуллар” профилактик чарасы 2 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр бөтен Татарстан буйлап уза.
Тулырак: http://yashel-uzan.ru/news/yash%D3%99esh/vasilevoda-kzge-kanikullar-dign-profilaktik-reyd-uzdy