3 декабрьдә инвалидлар декадасы кысаларында Карамалы Тау мәдәният йортының декоратив-гамәли иҗаты студиясендә Венера Гафиятуллина һәм аның кечкенә ярдәмчеләре сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "Спелая рябина" мастер-классы булды.
Моннан тыш, җирле мәдәният йортында әлеге иҗади студиядә шөгыльләнүче үзенчәлекле балалар эшләре күргәзмәсе уза. Аларның эшләнмәләре мәдәният йорты фойесын бизи. Аларны клубка килүчеләрнең барысы да карый ала.