Яшел Үзән командасы һәвәскәрләр арасында чаңгы буенча республика ярышларында лидер булды

2021 елның 8 феврале, дүшәмбе

Турнир Татарстанның Алексеевск районында узды. Ике көн дәвамында 120 чаңгычы - иң яхшылар исеме өчен көрәште. Катнаш эстафетада 11 команда ярышты, анда хатын-кызлар 3 чакрым дистанция үтте, ә ирләр биш чакрымлы араны узды.

Ике көн ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны Яшел Үзән спортчылары яулады, икенче урында - Яр Чаллы чаңгычылары, өченчедә-Саба районы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International