Яшел Үзән спорт мәктәбе тренеры Көрәш буенча ачык Республика ярышларында призлы урынны яулады

2021 елның 14 феврале, якшәмбе

"Ватаным Татарстан" республика газетасы тарафыннан гамәлгә куелган шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә турнир 11-13 февраль көннәрендә Минзәләдә узды.

Осиново авылында яшәүче Фирдүс Зәйнуллин 130 килограммнан артык авырлыкта III урынны яулады.

Ярышларда Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән барлыгы 48 команда катнашты.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Фирдүс Зәйнуллин күп еллар Сабан туенда Яшел Үзәннең баш батыры булып килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International