Карамалы Тауда халыкара куркынычсыз Интернет көне билгеләп үтелде

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

Ел саен аны февральнең икенче сишәмбесендә билгеләп үтәләр. Куркынычсыз Рунет атналыгы кысаларында Карамалы Тау китапханәсе хезмәткәрләре җирле мәктәп укучылары өчен кызыклы һәм мөһим чара үткәрде.

Китапханәчеләр глобаль челтәрнең төп куркынычын санап чыкты һәм алардан ничек саклану ысулларын күрсәтте. Балаларга әти-әниләре һәм олылар һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер икәнлекләрен искә төшерделәр. Ахырдан интернетта куркынычсызлык темасы буенча гыйбрәтле мультфильмнар күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International