Фән һәм технологияләр елы кысаларында Карамалы Тау бистәсе китапханәсендә "Гади әйберләр тарихы яки карандаш ничек барлыкка килгән?" исеме астында танып-белү-иҗади очрашуы узды. Чарада катнашучылар карандашның барлыкка килү тарихын белде, карандаш турында кызыклы әкият тыңлады һәм рәхәтләнеп рәсемнәр ясады.