Хөрмәтле яшел үзәнлеләр!
23 февраль – көч, батырлык, шөһрәт һәм намуслылык бәйрәме уңаеннан иң ихлас котлауларны кабул итегез!
Тынычлык өчен һәм Ватанны саклауга хезмәт итүдән дә бөек омтылыш юк. Бу көнне без Бөек Ватан сугышы ветераннарына рәхмәт хисләребезне җиткерәбез, хәзерге вакытта илебез иминлеге сагында хезмәт итүчеләрне һәм Россия армиясе сафларына керергә әзерләнүчеләрне котлыйбыз.
Хәрби постта яки тыныч хезмәттә булуыбызга карамастан, һәрберебез үзенең эше белән бөек Россиянең, республика һәм яраткан районы, шәһәренең байлыгын һәм данын арттыруга зур өлеш кертә.
Чын күңелдән хезмәтегездә уңышлар, бәхет, сәламәтлек һәм муллык телим!