Кичә Татарстанда тагын ике ир-ат һәм хатын-кыз коронавирустан үлә

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

Республикада коронавирус инфекциясе корбаннары саны арта бара. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Covid-19дан өлкән яшьтәге татарстанлының үлемен раслады.

 

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, кичә 1936 һәм 1941 елгы ике ир-атның һәм 1950 елда туган хатын-кызның үлү сәбәпләрен раслау килгән.

Үткәрелгән патологоанатомик экспертизалар нигезендә, барлык өч очракта да үлем сәбәбе-коронавирус инфекциясе, аның булуы лаборатория тарафыннан расланган.

Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 323 кеше мәкерле вирус корбаны булган, шуларның 54сенең гомере февраль аенда өзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International