Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, февральдән социаль түләүләр арта.
Көтелгән 3,7 процент урынына алар 4,9 процентка индексацияләнә. Арттыру айлык акчалата түләүләр алучыларга кагыла. Ә Татарстанда алар 327 791 кеше исәпләнә.
Аларга сугыш хәрәкәтләре инвалидлары, ветераннары, радиациягә дучар ителгән кешеләр, Советлар Сою зы һәм Россия Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары һәм башка гражданнар керә.
Индексация күләме 2020 ел өчен инфляция дәрәҗәсеннән чыгып билгеләнгән.
Моннан тыш, ЕДВ составына кергән социаль хезмәтләр җыелмасы 4,9 процентка индексацияләнә. Закон буенча ул ЕДВ алучыларга, һәм хезмәтләр буларак яисә акчалата бирелә.
Җыелманың бәясе аена 1 211,66 сумга кадәр арта:
Тулырак: http://yashel-uzan.ru/news/yash%D3%99esh/sotsial-tllr-arta