Шаһитлар сүзләренә караганда, хатын-кыз җир өсте кичүеннән чыгып барганда баскычта абынып китә һәм аска тәгәри. Үтеп баручылар ашыгыч ярдәм чакырта.
Яшел Үзән үзәк хастаханәсе табиблары зыян күрүченең күп санлы сынулар һәм көчле имгәнүләр барлыгын раслый. Медикларның тырышлыгына карамастан, берничә көннән 40 яшьлек хатын үлә.
Бу факт буенча Яшел Үзән прокуратурасы тикшерү оештырган.