Җирлек башлыкларының медиаактивлыгы рейтингы нәрсә ул?

2021 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Яшел Үзән районында гамәлгә ашырыла торган "Авыл җирлекләре башлыкларының медиаактивлык рейтингы" проектының республикада аналогы юк. Бу хакта Михаил Афанасьев үзенең докладында шәһәр һәм район депутатлар Советларының хисап сессиясендә сөйләде.

Проектның максаты - районның үсеше, уңышлары һәм җитешсезлекләре турында сөйләү.

Башлыкны җирле массакүләм мәгълүмат чаралары да хуплады. Хәзер ерак авыллардагы хәбәрләр газета битләрендә дә бастырыла.

Җирлекләрнең иң актив башлыклары, ел нәтиҗәләре буенча, Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр белән бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International