Яшел Үзәндә «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кышкы фестивале башланды

2021 елның 26 феврале, җомга

"Маяк" спорт комплексы @ sportkompleksmayak бөтен республикадан 11 команда кабул итә. Биредә Татарстанның Яшел Үзән, Казан, Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама, Актаныш, Алексеевск, Бөгелмә, Саба, Тәтеш, Теләче районнары тәкъдим ителде.
ГТО комплексының II-IX баскычларына караган ярышларда катнашучылар 9 - 59 яшьлекләр.

Исегезгә төшерәбез, Яшел Үзән командасы фестивальнең зона этабы лидеры булды.
Спортчыларыбызга уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International