Исәнме, Яз!

2021 елның 13 марты, шимбә

Бело-Безводное авылында яшәүчеләр дә җыр-бию, уеннар белән кышны озатты һәм язны каршы алды. Кызыклы конкурсларда һәм уеннарда барлык җыелучылар да катнашты, ә иң җитез һәм зирәк балаларга татлы бүләкләр тапшырылды.

Раифа авыл җирлеге башлыгы Илсур Нуриев халыкны бәйрәм белән котлады һәм Раифа урта мәктәбе һәм "Елочка" балалар бакчасы иң яхшы хезмәткәрләрен грамоталар белән бүләкләде.
Хуш исле чәй һәм тәмле коймак белән һәркем сыйланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International