Джиу-джитс буенча дөнья чемпионы Яшел Үзән спортчыларына мастер-класс күрсәтте

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

ДОСААФның спорт залында Бразилия джиу-джитсы буенча семинар узды. Аны ике тапкыр дөнья чемпионы, пурпур поясы иясе Александр Чирков үткәрде.

Билгеләп үтик, хәзер безнең ДОСАСФТА джиу-джитсу секциясе ачылды. Тренировкалар башланды инде. Алар сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә 14 яшьтән зуррак яшүсмерләр өчен 20.00 сәгатьтә уза. Аларны яшь тренер Адель Борһанов алып бара. Атнага бер тапкыр дәресләргә Александр Чирков килә.

Тренировкалар турында барлык нечкәлекләрне белү һәм джиу-джитс төркеменә язылу буенча 8-939-338-03-09 телефонына шалтыратырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International