18 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында пауэрлифтинг буенча Россия беренчелегендә (өч төр ярыш) Яшел Үзәндә яшәүче Илья Шерстнев 120+ кг авырлык категориясендә алтын медаль яулады, шулай ук беренчелекне абсолют җиңүче булды.
Моннан тыш, Илья яшүсмерләр арасында 6 Россия рекорды куйды:2 урында-приседта, 1дә-ятып һәм 3 урында-өч төр ярыш.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, өч төр ярышның суммасы - 972,5 кг һәм 400 кг тәшкил итә.
Спортчыны һәм аның тренеры Иван Крысинны искиткеч нәтиҗә белән котлыйбыз!