Спорт сезоны җиңү белән тәмамланды

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

"Ледокол-2007" командасы 2020-2021 елларда туган яшүсмерләр арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге уеннары календаренда соңгы матчын бик шәп уйнады.

Бозда көндәшләре Чистайдан "Ирбис" командасы булды.

Очрашу бик көчле булды, әмма көндәшләр "Ледокол"капкасына бер генә алканы да җибәрә алмады. Монда да хоккей кагыйдәсе эшли башлады: син кертмисең, сиңа кертәләр. Нәтиҗәдә, Яшел Үзән хоккейчылары файдасына 9:0.

- Җиңүгә ихтыяҗ, тренер Валентин Анатольевич Снигиревның тырыш хезмәте һәм, әлбәттә, әти-әниләрнең ярдәме шундый нәтиҗәгә китерде. Без егетләр белән бик горурланабыз һәм аларга бары тик җиңүләр генә телибез! - дип билгеләп үттеләләр безнең Боз сараенда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International