Март ахырында температура +9 градуска кадәр күтәреләчәк

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

Бүген, 29 мартта, аерым районнарда томан көтелә.

Якындагы көннәрдә Яшел Үзәндә температура +9 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәгендә хәбәр иттеләр.

30 мартта алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә һава температурасы -9 градуска кадәр, көндез +9 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә һәм иртән бозлавык көтелә.

31 мартта республикада юеш кар явуы көтелә. Төнлә -7 градуска кадәр, ә көндез температура 3тән 8 градус җылыга кадәр җитәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International