Очрашу «Порт» яшьләр үзәгендә хакимият вәкиленең студентлар активы белән ачык диалогы кысаларында оештырылды. Яшьләр хәрәкәтен үстерү, алда торган чаралар, районның социаль-икътисади үсеш перспективалары, эш урыннары һ.б. мәсьәләләр кузгатылды. Яшьләр актив рәвештә үз сорауларын бирде, үзләрен борчыган темалар турында фикер алышты.
- Яшьләр катнашындагы протестларның кискен темасын, яшьләрнең сәяси кәефен һәм, иң мөһиме, бер-береңне ишетү һәм тыңлау, ачык диалог юлы белән генә уртак карарларга килүне читләтеп үтмәдек, - дип уртаклашты Артур Камалеев.
Моннан тыш, Артур Рифатович һәрвакыт элемтәдә, шәһәр һәм район яшьләре белән бәйле теләсә нинди мәсьәләләр буенча фикер алышуга әзер булуын билгеләп үтте. Аның инстаграмда директы @a.kamaleev тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ачык.