14 кеше хастаханәгә озатылган, 23 кеше өйдә дәвалана.
Авыручылар саны буенча Казан соңгы тәүлектә дә лидер – 13 кеше, аннары Азнакай – 8 һәм Яр Чаллыда 5 авыру. Мамадыш һәм Түбән Камада - икешәр, Актаныш, Бөгелмә, Биектау, Зәй, Яшел Үзән, Кама Тамагы һәм Минзәлә районнарында берәр инфекция йоктыручы ачыкланган.
30 мартка Татарстанда 19 385 СОVID-19 очрак теркәлгән. Бөтен чорда 16 176 кеше савыккан, шул исәптән 56сы соңгы тәүлектә.
Барлыгы 129 764 кеше (тәүлеккә үсеш 2 821) вакцинацияләнгән, шуларның 87 768е икенче прививка алган.
Вакцинациягә язылуның 5 ысулы:
1. РФ дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3. 122 бердәм номеры аша
4. МФЦга мөрәҗәгать итеп
5. Поликлиникага контакт телефоннары буенча мөрәҗәгать иткәндә.