Россия почтасы Татарстанда эксклюзив татар открыткалары сатуны башлап җибәрде

2021 елның 2 апреле, җомга

Открыткаларны "Хатлар языгыз" акциясендә катнашып җибәрергә тәкъдим ителә.
Татарстан Республикасы почта элемтәсе бүлекләре "Хатлар языгыз" акциясендә катнашу өчен татар телендә эксклюзив открыткалар сатуга җибәрде. Бу хакта «Россия Почтасы» ның Татарстан бүлеге директоры Регина Кузнецова үзенең «Инстаграмында» сөйләде.

Элегрәк «Татар-информ «хәбәр иткәнчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татар телендә открыткалар җибәрү буенча “Хатлар языгыз” акциясен хуплады. Акциянең максаты - татар халкын хатлар ярдәмендә берләштерү.

Акциядә катнашу өчен хат язарга һәм социаль челтәрләрдә #хатларязыгыз хештегын кулланып тамгаларга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International