Яшел Үзән шәһәре һәм районында санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча ике айлык игълан ителде

2021 елның 3 апреле, шимбә

Аның максаты – урамнарны санитар-эпидемиологик һәм экологик куркынычсызлыгына туры килә торган хәлгә китерү. Тиешле карарны ЯҮМР башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Ганиев имзалады.

Предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләренә, ТОС рәисләренә, бакчачылык ширкәтләре һәм гараж кооперативлары җитәкчеләренә өмәләр үткәрергә, үзләренә тапшырылган территорияләрне кар һәм чүп-чардан арындырырга тәкъдим ителде.

Яшел үзәнлеләрне шулай ук Башкарма комитет инициативасын хупларга һәм ишегалларында тәртип урнаштыруда ярдәм итәргә чакыралар.

Өмәләрдә актив булып катнашканда гына, кыш буе җыелган пычраклыктан котылырга мөмкин булачак.

Чәршәмбе өмәләре 7, 14, 21, 28 апрельдә, 5, 12, 19, 26 майда, ә гомумшәһәр өмәсе 24 апрельдә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International