Яшел үзәнлеләр керемнәр турында салым декларациясен тутыру буенча вебинарда катнаша ала

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

2021 елның 8 апрелендә 10:00 сәгатьтә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе «2020 ел өчен шәхси эшмәкәрләр тарафыннан физик затлар кеременә салым буенча декларация тутыру үзенчәлекләре (НДФЛ формасы 3-НДФЛ). Милек сатканда 3-НДФЛ формасы буенча декларацияләр тапшырмаганда салым контроле» темасына мәгълүмати вебинарга чакыра.

Вебинар спикеры: Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 3 нче номерлы федераль контроль бүлеге башлыгы урынбасары Сергеева Ирина Евгеньевна.

Вебинар кысаларында каралучы тема буенча онлайн режимда сораулар бирү мөмкинлеге каралган.

Вебинар бушлай. Анда теләгән һәркем катнаша ала.

Вебинарга сылтама: https://events.webinar.ru/36629829/8417857

Вебинарда катнашу өчен сылтама буенча керергә һәм ачылган биттә «катнашачакмын» дип басарга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International