Грек-рим көрәше буенча Россия беренчелегендә Яшел Үзән егете көмеш призер булды

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

Яшел Үзән көрәш мәктәбе шәкерте Минтимер Хәйретдинов 1-4 апрельдә Мәскәүдә узган грек-рим көрәше буенча 24 яшькә кадәрге яшьләр арасында узган Россия беренчелегендә шәп нәтиҗә күрсәтте.

Спорт мастерлыгына кандидат 130 килограммга кадәр авырлык категориясендә көмеш призер булды.

Спортчыны һәм аның тренерларын котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International