Ул шәһәр һәм район мәгариф учреждениеләренең 17 мәйданчыгында узды.
Бу акция Россиядә һәм башка илләрдә 2004 елдан бирле рус телен популярлаштыру максатыннан үткәрелә. Быел «Тоталь диктант» текстының авторы-язучы Дмитрий Глуховский. Текст "Обещания" дип атала.
«Бу кечкенә генә текст язуга мин гомерем буе бардым, чөнки анда ата-аналарның балалар белән үзара мөнәсәбәтләре турында үзләренең кайбер экзистенциаль фикерләре, борчылулары һәм уй-фикерләре туплана. Бу-гомумкешелек, шәхси тәҗрибә. Диктант текстын язуымны сорагач, үз алдыма яшәү, тел, сәяси карашларга карамастан, катнашучыларны берләштерү бурычын куйдым", - диде Дмитрий Глуховский.
Акциядә Яшел Үзән районының 800ләп кешесе катнашты.