Татарстанда узган тәүлектә коронавирус белән авыручы 34 кеше ачыкланган

2021 елның 13 апреле, сишәмбе

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясенең 34 очрагы ачыкланган, дип хәбәр итә COVID-19 таратуга каршы көрәш буенча оператив штаб. Татарстан республикасында COVID-19 корбаннарының гомуми саны 439га җиткән. 16 973 пациент тернәкләнде, шул исәптән 42се соңгы тәүлек эчендә.

Казанда (15), Яр Чаллыда һәм Түбән Кама районында (4), Питрәч районында (3) яңа пациентлар аеруча күп.

Әлмәт, Бөгелмә, Лаешта – 2, Яшел Үзән, Лениногорск районнарында авыручылар саны берәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International