Яшел Үзәндә Чернобыль АЭСдагы авария ликвидаторларын искә алдылар

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

Нәкъ 35 ел элек тарихтагы иң зур техноген аварияләрнең берсе — Чернобыль АЭСның дүртенче блогында шартлау һәм янгын булды. Аварияне бетерү эшләре белән йөзләгән мең кеше шөгыльләнде, алар арасында яшел үзәнлеләр дә бар иде.

Мирный бистәсендә техноген һәлакәтне юк итүчеләргә куелган һәйкәл янына мәктәп укучылары, якын-тирә йортларда яшәүчеләр килгән иде. Авария ликвидаторларын бер минут тынлык белән искә алдылар, чәчәкләр салдылар.

- Мәктәп укучылары катнашында мондый чаралар үткәрү бик мөһим, батыр кешеләр турында хәтер безнең йөрәкләрдә яшәсен һәм үсеп килүче буынга тапшырылсын, - дип билгеләп үтте үз чыгышында район башлыгының яшьләр сәясәте буенча ярдәмчесе Артур Камалеев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International