Татарстанда коронавирус белән авыруның 34 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 1се — читтән кертелгән, 33е — элемтәдә булган. «15 кеше хастаханәгә салынган, 19ы өйдә дәвалана», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.
Казанда — 8, Яр Чаллыда — 4, Минзәлә районында — 4, Актаныш һәм Спас районнарында — 3әр, Түбән Камада-2, Азнакай, Алексеевск, Баулы, Бөгелмә, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лаеш, Мамадыш, Сарман, Тукай районнарында — 1әр очрак.
27 апрельгә республикада 20 344 Covid-19 очрагы теркәлгән. Узган тәүлектә 17 412 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 29ы-узган тәүлектә.
Барлыгы 234 053 кешегә вакцинация ясалган (тәүлек эчендә үсеш 4 289), шуларның 144 029ы икенче прививка алган.
Вакцинациягә берничә төрле юл белән язылырга мөмкин:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша
2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы,
3. 122 бердәм номеры,
4. КФҮкә мөрәҗәгать итеп,
5. поликлиникага контакт телефоннары буенча мөрәҗәгать итеп.