Яшел Үзән спортчылары бочча буенча чемпионат призерлары булды

2021 елның 22 июне, сишәмбе

Азнакайда Боччаның паралимпия спорт төре буенча ТР Чемпионаты һәм Беренчелеге тәмамланды. "Чатыр-Тау Арена" спорт комплексы Татарстан районнарыннан 80нән артык катнашучыны җыйды, алар арасында тренер Ираида Георгиева җитәкчелегендә безнең егетләр дә бар иде.

Шәхси дисциплиналарда Яшел Үзән спортчылары призлы урыннар яулады.

ТР беренчелеге:
Кулагина Наталия (ВС 1) - 2нче урын
Карпов Илья (ВС 5) – 1нче урын

ТР чемпионаты:
Азизов Илнур (ВС 1) – 5нче урын.

Спортчылар командасы һәм аларның әти-әниләре ярышларга барырга уңайлы махсус автобус биргән өчен Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьевка рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International