Зөя утрау-шәһәрчегенә Көньяк Африка Республикасыннан делегация килде

2021 елның 27 июне, якшәмбе

Яшел Үзән районы чит ил кунаклары өчен иң көтеп алынган урыннарның берсе булып тора, әлеге исемлектә Татарстан Республикасының тарихи энҗесе - Зөя утрау шәһәре аерым урын алып тора.

Узган ялда Зөягә эшлекле визит белән Көньяк Африка Республикасы делегациясе килде. Кунакларны ТР премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев сәламләде.

Делегация әгъзалары утрау-шәһәрчегенең истәлекле урыннарында булды, аның тарихы һәм үсеш планнары белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International