"Позитив улиц" фестивале Родина паркында дистәләгән катнашучыны җыйды: брейк-данс буенча ярышларда лидерлык өчен хореография жанрының иң яхшы белгечләре көч сынашты. Җиңүчеләр безнең шәһәрне Казанда узган йомгаклау фестивалендә тәкъдим итәчәк.
Тай-Дай стилендәге футболкалар, җырлар һәм биюләр, шулай ук СССРның спорт мастеры Хәким Вәлиуллин үткәргән роликлы тимераякта балалар арасында ярышлар - көн буена паркның уңайлы мәйданчыгы яшьләр шәһәрчегенә әверелде.
Шул ук вакытта Яшел Үзәннең "Порт" яшьләр үзәгендә шәһәр һәм районның яшьләр сәясәте вәкилләре, чакырылган экспертлар белән очрашу узган.