Татарстанда коронавирустан тагын дүрт кеше үлгән

2021 елның 29 июне, сишәмбе

Республикада коронавирустан тагын ике ир-ат һәм ике хатын-кыз үлгән.

ТРда тагын дүрт кеше Covid-19 корбаны булды, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Covid – 19дан 1950 һәм 1965 елларда туган 2 ир-ат һәм 1940 һәм 1964 елларда туган хатын-кызлар үлгән. Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза белән билгеләнгән, вирус идентификацияләнгән, дип аңлаталар министрлыкта.

Рәсми рәвештә теркәлгән коронавирус корбаннарының гомуми саны 538 тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International