Аномаль эсселек атна уртасыннан кими башлаячак

2021 елның 29 июне, сишәмбе

Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә, 30 июньдә, төнге температуралар 18 дән 23 градуска кадәр җылы, көндез - +29 - +34 градус.

Пәнҗешәмбе көнне, 1 июльдә, тәүлекнең караңгы вакытында һава температурасы +16дан +21 градуска кадәр, ә якты вакытта +26 - +31 градуска кадәр тәшкил итәчәк.

Якынча мәгълүматларга караганда, җомга һәм шимбә республикада тотрыксыз һава торышы сакланачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар фаразлана.

Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +23 - +28 градус тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International