Татарстанда коронавирустан тагын өч үлем очрагы теркәлгән. Бу хакта инфекция таралуга каршы көрәш буенча төбәк оператив штабы хәбәр итә.
Аның мәгълүматларына караганда, 1938, 1940 һәм 1956 елларда туган өч хатын-кыз вафат булган. Үлем сәбәпләре патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
1 июльгә республикада COVID-19дан 543 үлем очрагы теркәлгән.
Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 38 яңа очрагы ачыкланган. Татарстан Республикасында COVID-19 авыручыларның гомуми саны 22 474кә җитте. Барлыгы 20 216 пациент сәламәтләнде.