Тагын 39 татарстанлы коронавирус белән авырый

2021 елның 7 июле, чәршәмбе

Татарстанда 39 Covid-19 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Өстәвенә, 35 кеше контактлы ысул белән йоктырган, калган очраклар — «читтән кертелгән».

Яңадан авырып киткән 15 татарстанлы хастаханәгә салынган, 24е өйдә дәвалана.

Узган тәүлектә иң күп очрак Казанда (26), Чаллыда – 3, Бөгелмә һәм Питрәч районнарында — 2шәр, Яшел Үзән, Кукмара, Норлат, Тукай, Чистай, Ютазы районнарында — 1әр.

7 июльгә Татарстанда 22 719 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Барлыгы 20 345 кеше, шул исәптән 16сы узган тәүлек эчендә савыккан.

603 400 кеше вакцияләнгән, шуларның 408 783е икенче прививка алган.

Элегрәк «Татар-информ» МА республикада икенче вакцинацияне кайда һәм ничек узарга мөмкин булуын хәбәр иткән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International